Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әниләр турында шигырьләр

«Әни» диеп язып куйдым...

Тагын да күбрәк шигырьләр биредә ► Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/shigriyat/nilrg-bagyshlangan-shigyrlr-bylme

Әни сүзе — ЗәкияТуфайлова
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.

Әни — Фәнис Яруллин

Иң матур юллар —син йөргән юллар. 
Иң тәмле сулар — син биргән сулар. 
Иң йөмшак куллар — син сөйгән куллар. 
Иң якты моңнар — син белгән моңнар. 
Иң кайнар эзләр —син баскан эзләр. 
Иң моңлы күзләр —син баккан күзләр. 
Иң тугры сүзләр — син әйткән сүзләр. 
Иң сабыр йөрәк — синең йөрәгең. 
Иң талмас беләк —синең беләгең. 
Иң изге теләк —синең теләгең. 
Иң бөгелгән бил —ул синең билең. 
Гөл сибелгән тел — ул синең телең. 
Үч тотмас күңел —синең күңелең, Әни!

Әни кирәк — Роберт Миңнуллин

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!

Җирдә миңа ни кирәк? — Шәүкәт Галиев

Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге имин Җир кирәк!


Кирәк — М.Әхмәтҗанов

Алмазга Азат кирәк,
Азатка Алмаз кирәк.
Муенга атландырганда
Әти дә аз-маз кирәк.
Җәен кунакка барганда
Әби-бабайлар кирәк.
Рәхәтләнеп уйнарга
Күрше малайлар кирәк.
Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк.
Йоклатканда да кирәк
Юатканда да кирәк.
Иртәләрен иркәләп
Уятканда да кирәк.
Һәммәсенә әни кирәк.
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев