Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Намаз укый ихлас яктылык

Гөл күзеннән нәни кояш – теләк чык тамчысы төшә атылып...

Намаз укый ихлас яктылык

Яшәешнең зар-кайгысын гына,
Таный белгән йөрәк йөртәмме?
Юк ла! Юк ла! Чәчләремне тарап,
Җил җилдереп үтә иртәнге.

Гөл күзеннән, нәни кояш булып,
Чык тамчысы төшә атылып.
Тереклеккә имин язмыш юрап,
Күтәрелә барып югарырак,
Кош догасын сулый яктылык.

Таң көенә биеп таллар шаулый,
Әллә, сөйләп төнге төшләрен?
...Мәхәббәтем терәк булганга да
Түбәнлеккә очып төшмәдем.

Тормыш мине кыйнап назласа да,
Кырыслыгын аклап чынлыкның,
Гөнаһларым хөкем-дарга асып,
Кешелеккә йөрәгемне ачып,
Рухым белән үсеп чыныктым.

...И, күпкырлы тормыш, уралсам да,
Алмаш-тилмәш кара, агыңа,
Шат елмаеп, сыенасым килә
Иркәләнеп, балачагыңа.
Юкка түгел, күзем алмасында
Иртәнгә күк... һәм гөл чагыла.

Гөл күзеннән нәни кояш – теләк
Чык тамчысы төшә атылып.
Тереклеккә имин язмыш сорап,
Күтәрелгән җанда илһамлырак,
Намаз укый ихлас яктылык...

 

Балачак иле

Төсләргә, төшләргә, хисләргә,
Язгы кич тараткан исләргә
Иң бай ил балачак иледер.
Югалтсаң ул чәчкән нур-ямьне,
Канатлы, тылсымлы бәйрәмне,
Йөрәгең бушлыкта илерер.

Балачак иленә кайтам да,
Ямь-яшел үләнгә ятам да,
Котылып кар-бозлы болыттан,
Йөрмим дә инде мин каңгырып,
Ач ерткыч шикелле җан сорап
Улаган чынлыкны онытам...

Раббыма мең рәхмәт төшкере!
Каршымда салават күпере
Елгага сузылып су ала.
Бәхетле язмышлы кешеләр,
Хыялый, нәкъ минем ишеләр
Бу мизгел яңадан туалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратам Айрат абыйның шигырьләрен: ихлас, җылы, нечкә, зәвыклы!