Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әй син, батыр татар теле!

5 февраль - Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне (1918-1999)

Татар теле
Туган җирең Идел буе, 
Һәр телнең бар Туган иле. 
Туган җирең кебек назлы, 
Җырдай моңлы татар теле. 
Ак алъяпкыч бәйләсәләр, 
Өзелеп тора кызлар биле. 
Кызлар кебек шат чырайлы, 
Ачык йөзле татар теле. 
Халкың кебек уңган да син, 
Хезмәттә син көне-төне. 
Ир-егетләреңдәй дәртле, 
Гайрәтле син, татар теле. 
Ассалар да, киссәләр дә 
Үлмәдең син, калдың тере. 
Чукындырган чагында да 
Чукынмадың, татар теле. 
Яндың да син, туңдың да син, 
Нишләтмәде язмыш сине. 
Дөньяда күп нәрсә күрдең, 
Әй, мөкатдәс Тукай теле. 
Төрмәләргә дә яптылар 
Җәлил белән бергә сине. 
Төрмәләрдә дә килмешәк 
Булмадың син, татар теле. 
Зинданнарны ярып чыктың, 
Ялкынланып чыктың кире, 
Хәтта фашист тегермәне 
Тарта алмады анда сине, 
Әй син, батыр татар теле!

 

Юкка түгел, юкка түгелдер 
(Рим Хәсәнов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре)

Кая барма — җирдә матурлыклар,
Без — шул Җирдә туып үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.

һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяда без яшибез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев