Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мыек борам

Гамил Афзалның юмористик шигыре.

МЫЕК БОРАМ

Тәрәзәдән карап торам,

Гайрәт белән мыек борам:

Төрле хәвеф-хәтәр белән

Тулып яши безнең урам.

Мөмкин түгел күрми узу,

Адым саен — тәртип бозу.

Иртә-кичен һәр урамда

Тәртип бозган хулиганга

Бирер идем каты җәза —

Килеп чыгар бәла-каза...

Тешне кысып карап торам,

Гайрәт белән мыек борам.

Үгез кадәр аю егет,

Трамвайда бушка килеп,

Мәсхәрәли кондукторны,

Бу кешедә намус зурмы!

Ничек түзим тынып калып,

Якасыннан борып алып

Бирер идем каты җәза —

Килеп чыгар бәла-каза...

Таш атканга ат, диләр, аш,

Ике түгел минем дә баш.

Күрмәмешкә салынып торам,

Гайрәт белән мыек борам.

Түзеп торып булмый алай,

Өй түрендә — малай-шалай,

Иртә димә, кичен димә,

Чыр-чу килеп, футбол тибә.

Ачу эчтә тынмый һич тә,

Күрше малай, бөтен көчкә,

Капкага дип бер тибә дә

Чалтырата тәрәзәмә...

Бирер идем каты җәза —

Килеп чыгар бәла-каза...

Форточкадан карап торам,

Гайрәт чәчеп, мыек борам.

Минем көннәр шулай үтә,

Минем мыек һаман үсә.

Кыш та җитте, ачы буран,

Мин урамда басып торам.

Ике егет килеп чыкты —

Мине карга сугып екты.

«Каравыл! — дим. —

Эшләр харап,

Ник үтәсез читкә карап?!»

Пүскәй1 артны тукмасыннар,

Башка гына сукмасыннар,—

Башны карга тыгып торам,

Гайрәт белән мыек борам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев