Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мөсәлләм

Республикакүләм "Татар кызы - 2019" бәйгесе җиңүчесе Әюпова Азиләдән шигъри бүләк. "Мөсәлләм" - Салих Баттал.

Мөсәлләм

Көз килде дә, көннәр суыгайды,
кырмыскалар җиргә сеңделәр,
яфраклар да инде берәм-берәм
сикереп төште агач төбенә.

Куркындылар көзнең килүеннән
үсемлекләр — яшел кандылар,
ботакларын төрле якка таба
сузган килеш катып калдылар.

Болыт белән ябына да ята
һәм, атналар буе өзлексез
уянмыйча, дым җил белән сулап,
юеш авызын ачып йоклый көз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев