Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Моңга чумган көнбагышлар...

Моңга чумган көнбагышлар, Сез — хыялый сары кошлар...

КӨНБАГЫШЛАР

Моңга чумган көнбагышлар,
Сез — хыялый сары кошлар,
Сез — йөрәгемә сөенче
Алып килгән
гамь-балкышлар.

Сезгә сагыш төсе иңгән
Хатирәләр таңыннан,
Сездә гыйшык
өмет уты
Кояшчыктай кабынган!

Сүрелмәгез, 
һәрдәм шулай
Җылы сирпеп яшәгез —
Туган якка ямь тарату 
Булсын изге эшегез.


А Л М А

1.

Алмага кулымны сузам.
Нинди мин: 
зифамы? алмы? —
Дип сораган була ул. —
Тышым — сөйкем, 
эчем — балмы?

Әйе, бигрәк тә матур шул,
Бигрәк тәмле вә сусыл:
Тырыша-тырыша
алма ашыйм —
Адмадай булсын буй-сын!..


2.

Август җиле 
алма дөпелдәтә -
Бәхеткәме? Әллә хәвефкәме?..
Без беренче сыйныф:
«А» хәрефле
«Алла» кебек — «алма» дәрестә.
«Алма» — чөнки
Һава белән Адәм
Шул җимештән ачкан Белемне:
Илһам алып шулар үрнәгеннән,
«А» дан чарлыйм
туган телемне!

ДӨРЕС КҮКЕ

(Икенче сыйныф укучысы
авызыннан)

Күке чутлый:
киләчәктә
Тик өч ел яшәчәкмен...
Әллә чыннан да балачак
Шулай тиз үтәчәкме?

Әйе шул, 
башлангыч мәктәп
Инде үтеп тә бара —
Өч елдан
бишенче сыйныф
Партасы көтеп тора.

Үсә-үсә, урта мәктәп
Укучысы булам мин —
Күке абый 
дөрес чутлый,
Нәни дустын алдамый!


КҮКЕ БӘХЕТ ЮРЫЙ 

Күке кат-кат бәхет юрый.
Чутлап кына юрый шул...
Бүләк итче, Күке, каурый —
Хатирәләр булсын мул.

Ике-өч кенә булса да,
Көннәр тылсымлы булсын!
Көнләшерлек җырлар белән
Изге мизгелләр тулсын.

Күке кат-кат
гыйшык юрый:
Тормышка ашсын иде! —
Бүләк иткән каурыена
Илһам шаукымы тиде...

БОЛЫТ КИЛДЕ

Ала болыт килде безгә,
Канатын кага-кага:
Дәррәү яңгыр
яуды тиздән —
Гуя бар дөнья ага!

Мин качарга җитешмәдем —
Яңгыр шөпшәдәй чага,
Тик мин бара бирәм! 
Дус-иш,
Кызыгып, артымнан бага.

Борыным чөелде болытка,
Ә яңгыр — һаман ява!
Яшен оеткысы белән
Сулый киеренке һава...

Ала болыт килде безгә,
Канатын кага-кага.

ЯҢГЫР КИНОСЫ

Яшен — чалгы елтыр-елтыр
Болытлар болынын чаба,
Гөрләвекләр 
чылтыр-чылтыр
Яшен артыннан чаба.

Менә шундый кызык кино
Яңгыр күрсәтте бүген:
Салават күпере, сәхнә кебек,
Каймалый июль күген!..


ПИТРАУ СЫНАМЫШЫ

— Питраудан соң 
кошлар тына,-
Дип искәртә радио,
Әмма алар сайрый бирә -
Йөзләгән мелодия!

Әйе, шулай! Чөнки кошлар
Радио тыңламыйлар —
Диктор әйткән
сынамышны
Мәҗбүри аңламыйлар.


ӘДӘПЛЕ ҮРДӘК

Болынга бер төшкән идем —
Оча каршыма үрдәк:
Кунакчыллык гадәтенә
Бигрәк дәлилле үрнәк!

Сөендем дә мин бу хәлгә,
Камышлык эченә кердем —
Рәхмәт йөзеннән үрдәккә
Чын күңел, 
ихлас йөрәктән —
Яп-яңа оя үрдем!

ИРТӘНГЕ ҖИЛ

Әллә дворник булып эшли
Бүген җил мостовойда, -
Күзгә күренмәс себерке
Җайларга көч таба да,
Җырлый-җырлый себерә ул,
Уянып иртә таңнан:
Тырыш, эшчән булам, дисәң —
Үрнәк алырлык аннан.


ЙОЛДЫЗЫМ

Күктә бихисап йолдызлар —
Күзләп ятам аларны:
Шушы зәңгәр чиксезлектә
Минем йолдызым бармы?

Космонавт дәрәҗәсендә
Галәм киңлеген ярсам, -
Ни эшләр микән йолдызым,
Аңа кунакка барсам?!.


БОЛЫТ ДУСТЫМ

Көне буе йөзә болыт
Сукбайдай — меңләп чакрым.
Бездә кунып чык, дустым! — дип,
Аны өйгә чакырам.

— Өегезгә сыймам шул, — ди,
Көрсенә ул, көенә,
Тик шулай да, игътибарны
Күреп, чиксез сөенә.


КОЛЫН

Җилне иярләгән колын
Болынны иңләп оча.
Кинәт туктап, уйга кала —
Сихри тынлыкны коча.

Ике җитез зат болында
Бер-берсе белән уйный:
Кояш елмаеп күзәтә —
Һич тә сокланып туймый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев