Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Һәммәгез безгә кадерле, һәммәгез безгә кирәк!

Түбән Камада яшәп иҗат итүче Гөлчирә Ибәтуллина шигырьләре.

Исемегез – тарихларда

Исәнмесез, хөрмәтлеләр!

Бәйрәм белән, өлкәннәр!

Гомер юлын сокланырлык,

Намус белән үткәннәр.

 

Рәхмәт сезгә, игенчеләр,

“КамАЗ”, “БАМ” төзүчеләр!

Сез күтәрдегез ил данын,

Булып гел беренчеләр.

 

Тырышып хезмәт иттегез,

Зарланмадыгыз арып.

Сез бардыгыз алгы сафта,

Киләчәккә юл ярып.

 

Һәммәгез безгә кадерле,

Һәммәгез безгә кирәк.

Сез үрнәк һәрчак яшьләргә,

Тормышта – ныклы терәк.

 

Безнең өчен сез һаман яшь,

Кадерлеләр, өлкәннәр.

Исемегез тарихларда,

Сагындыра үткәннәр.

 

Көз кызы

 

Көз кызы йөгерә каршыга,

Кулында – чәчәкләр бәйләме.

Гүзәлкәй! Кая дип юл алдың?

“Бүген, – ди, – Өлкәннәр бәйрәме!”

 

Йөзеңдә – сагышлы елмаю,

Нигә, дим, моңсу соң күзләрең?

“Эзләдем, калды, – ди, – еракта,

Тапмадым яшьлегем эзләрен”.

 

Уфтанма! Алтынсу яфраклар

Мең кабат яварлар һавадан.

Әйт бары: мин – исән, мин – яшим,

Тудым, дип, дөньяга яңадан.

 

Көз кызы, кабат чык юлларга,

Санама тик гомер үткәнен.

Телә син һәркемгә йөрәкнең

Армыйча туктамый типкәнен.

 

Сез безгә кадерле, өлкәннәр!

Тик шатлык балкытсын йөзләрне.

Язсын ла күп еллар күрергә

Өлкәннәр бәйрәмен көзләрнең.

 

Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев