Минем йокы
ЛӘЙСӘН ФӘТХЕТДИНОВА ШИГЫРЕ
Кич җитсә дә, һич кенә
Керми күземә йокы.
Әнием йоклап киткән —
Җитез бугай аныкы...
Ә үземнең һич кенә
Килми әле ятасы:
Бар бит әкияттәге
Алмаларны сатасы.
Бер-ике юл укый да
Туктап кала әнием.
— Йокла инде син дә, — ди,
— Күзеңне йом, нәнием!
Юк шул менә, һич кенә
Йома алмыйм күземне!
— Укып бетер, әнием!
Җыеп булмый түземне...
Әллә соң минем йокы
Адашып киткән микән?
Уяу-сак күзләремнән
Куркынып үткән микән?
...Ә! Белдем мин, аңладым!
Килеп җитә алмаган,
Әнинең күзләрендә
Минем йокы йоклаган!
"ФАЙДАЛЫ ТУҢДЫРМА" КИТАБЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев