Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мине бүген ярышта беркем куып җиталмый!

Роберт абый Миңнуллин шигырьләре.

Айга очтык!

Беләсезме, нишләдек? -

Без ракета эшләдек.

Эшләгәч, көчкә-көчкә

Кереп утырдык эчкә.

Эчтә берни күренми,

Ракетабыз дерелди.

Гел очып китәр кебек,

Айга ук җитәр кебек!

Чыннан да җитүе бар,

Ни дисәң дә, кораб бит.

Очып китсә әгәр дә,

Безнең эшләр харап бит!

Әле генә аңладык:

Ашарга да алмадык.

Күлмәк кенә

Өстә дә.

Галәмгә очу безнең

Юк иде бит истә дә.

Чыннан да, очып китсә?

Айга ук менеп җитсә?

Юлларыбыз уңмаса?

Җиргә төшеп булмаса?

Шуларны уйлыйм һаман -

Безнең эшләр бик яман...

Әле ярый ракета

Айга җитә алмады...

Очып китә алмады.

Очып китсә, әлбәттә,

Нишләргә белә идек -

Айга ук менә идек!

Без бит куркып торырга

Түгел малай-шалайлар.

Шулай да космонавт булу

Авыр икән, малайлар!


Китап сөючеләр

Төгәл генә әйтә алмыйм:

Хак микән, хата микән? -

Күселәр дә сезнең кебек

Китап ярата икән.

Беркөнне алар Алмазның

Китабын урлаганнар.

Урлаганнар,

Урлаганнар...

Куркып та тормаганнар.

Китапны күрүгә, бар да

Китапка ташланганнар.

Ташланганнар,

Ташланганнар...

Укый да башлаганнар.

Китап, ай-һай, мәзәк булган -

Туйганчы бер көлгәннәр.

Китапны әй яратканнар -

Ашап ук бетергәннәр!


Үзем ясаган кораб

Бик матур бер кораб         

Ясадым - күрегез!

Кем тели йөзәргә? -

Корабка керегез!

Аварлык түгел ул

Бернинди давылда.

Туктаталмый аны

Бернинди явым да!

Батарлык түгел ул,

Чөнки бит мин үзем

Ул матур корабны

Берүзем төзедем!

Әнием, син дә кер!

Әтием, син дә кер!

Туйганчы йөзегез

Корабта үзегез!

Ул сезне диңгезгә

Җиткерер - алдамыйм.

Ә үзем...  үземме?

Сыймыйм шул анда мин!


Беренчегә!

Алмаз бүген беренче кат,

Иртән беренче торып,

Иң беренче дәресенә

Китте беренче булып!..

Ул бит укучы булам дип,

Җәйләр буе җыенды:

Китаплары көнгә мең кат

Таралды да җыелды.

Дәфтәрләре дә көн саен

Җыелды да таралды.

Өр-яңа киемнәре дә

Мең кат киеп каралды.

Өр-яңа портфелен дә ул

Мең кат алды кулына:

Тотып карады сулына,

Арыгачтын - уңына.

Портфелен алды әтисе,

Әлифбасын -әнисе,

Дәреслекләрен - абыйсы,

Буяуларын -әбисе...

Карандашларын - апасы,

Көндәлеген - бабасы...

Бар да булды!

Калды бары

«Бишле» генә аласы.

«Бишле »се юк - мәктәпкә ул

Бер «бишле»сез барачак.

Борчылмагыз!

«Бишле»ләрне

Алмаз үзе алачак!


Үзебез генә калгач

Абый укуга китте,

Әтиләр эшкә китте,

Кайтам, дип, төшкә тикле,

 Әби кибеткә китте,

Кибеткә - иткә китте.

Мәчебез ауга китте...

Ә өйдә... Гауга китте:

Булат белән икебез

Сугышып туялмыйбыз,

Беребезне беребез

Берничек тыялмыйбыз!

Икебез бит, икебез

Бер өйгә сыялмыйбыз...

Ә кич белән һәммәсе

Җыелды өебезгә.

Нишлиек,

Хәзер без дә

Кайттык үз хәлебезгә.

Булат белән икебез

Гаҗәпләнеп куябыз:

ИКӘҮ СЫЙМАГАН ӨЙГӘ

 БӨТЕНЕБЕЗ СЫЯБЫЗ!


Беркем узып киталмый!

Әй шуам мин чаңгыда!

Әй шуам мин - җилмени!

Минем кебек малайлар

Ярышларда җиңелми!

Югыйсә кичәгенәк

Көлгән булдылар миннән.

Имештер, ярышканда

Мин иң ахырдан килгән.

Әйдә, миннән кем көлә,

Бер карап торсын менә!

Мине бүген ярышта

Беркем куып җиталмый!

Мине бүген ярышта

Беркем узып киталмый!

Тиз-тиз барам-барам да,

Аз гына хәл алам да,

РӘХӘТЛӘНЕП ШУАМ МИН

БЕРҮЗЕМ БЕР ЯЛАНДА!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев