Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

«Мин солдат булдым!» Җәүдәт Дәрзаманов шигырләре.

13нче октябрьдә күренекле татар шагыйре, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзамановның туган көне. Шагыйрьнең балалар өчен шигырьләрен укыгыз.

СОЛДАТ БУЛДЫМ

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем,

- Мин солдат булдым! - дидем

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым:

- Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир!

- Смирно! - диде әти дә, -

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың,

Аннан... суга барырсың!

Шуннан китте, и китте,

Миннән чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгатем.

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам,

Ялт иттерәм тешләрне,

Аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәмдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер.

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч, бик уңай ул!


ТУП

Туп сикерә «туп» та «туп».

Булмый гына туктатып!

Идәннән дә сикерә,

Түшәмнән дә сикерә,

Сикерә дә сикерә -

Бар өйне ду китерә.

Чалтырт!

Көзге көл булды.

Туп та шунда шым булды.

Безнең туп бик чая ул,

Шәп сикерде бая ул,

Эзлик әле, кая ул?

Түшәмдәме?

Туп бит ул -

Идәндә дә юк бит ул!

Тәрәзәне күр анда:      

Ишек ясап буранга,

Туп сикергән... урамга!


САНЫЙ БЕЛӘМ

Бишкә хәтле

Саныйм мин,

Саннарны да

Таныйм мин:

Биш казыкта

Биш чүлмәк,

Биш малайда

Биш күлмәк.

Өйдә

Нәкъ биш кеше бар,

Бабайның...

Биш теше бар.

Йолдызымда

Биш канат.

Саныйм мин

Кабат-кабат...


КАМЫРАЯК

Киеп алдым

Тимераяк,

Тик дерелди

Минем аяк.

Бозга чыгып

Басу белән,

Барып төштем

Башым белән.

Бер килсә,

Гел килеп тора,

Бер кыз үртәп,

Көлеп тора: -

Тыңламый шул

Тимераяк,

Үзең булгач

Камыраяк!


 

Җәүдәт Дәрзаманов (1945-2019) 13нче октябрьдә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туган.

Тормыш юлы

Җәүдәт Дәрзаманов 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүле­гендә белем ала. Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары мөхәррире була. Аннары «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, 1988-1994 елларда журналның баш мөхәррире вазифасын башкара. 1995 ел­дан кабат радиокомитетка кайта.

Җ. Дәрзаманов төп иҗат мәйданы итеп балалар әдәбиятын сайлый. Аның «Ирбатыр» (1975), «Солдат булдым» (1977), «Төнге маҗара» (1980), «Илләр гизә Илгизәр» (1989) һ. б. шигъри җыентыклары дөнья күрә. Язучының балачактагы керсез саф мәхәббәт, хыял-омтылышлар фонында рухи-әхлакый мәсьәләләрне үзәккә куеп язылган проза әсәрләре, ноталы басмалары да бар.

Төп басма китаплары

* Җир авазы : повесть. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1987.

* Илләр гизә Илгизәр : әкиятләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1989.

*  Безнең әлифба : шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1990.

* Күзле кычыткан : шигырьләр, әкиятләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2000.

* Серле янчык : шигырьләр. - Казан : Мәгариф, 2000.

*  Чорлар кайтавазы : повесть, эссе, поэмалар, шигырьләр, җырлар, багышлаулар. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2005.

Яулаган үрләре

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исе­мендәге премиясе лауреаты (2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар өчен шигырьләр Мин солдат булдым! җәүдәт дәрзаманов җәүдәт дәрзаман