Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин иминлек җиргә телимен

Таһир Шәмсуаров шигыре.

Бөтерелеп керсез карлар ява,

Сихри балкыш күрәм аклыкта.

Әй, кыш бабай, миңа дигән бүләк

Күптән инде синең капчыкта!

 

Кышның чанасына утырганда

Сафлык иңә безнең күңелгә.

Салкын яктан килгән бабакайны

Бусагада көтәм бүген дә!

 

Унике ай сагынып яткангадыр

Төшләремә бик еш кергәли.

Ак аттагы ак кар кызы белән

Әйләнәсе чыршы тирәли!

 

Чыршыбызга күктән йолдыз алып

Эләргә дә бүген мин риза.

Әкияттән чикләшәбез бугай,

Ымсындырмый бугай могҗиза!

 

Матурлыкка елышасы иде,

Сабый чакны кабат тоясы.

Күсе елы килә, җаныбызга

Елга җитәр аклык җыясы.

 

Сизелмичә узган мизгелләргә

Әйдә әле, дустым, күз атыйк.

Иске елны кабат искә алып

Җылы сүзләр белән озатыйк!

 

Төнге уникедә, мул табында

Гади генә сүзләр сөйлимен.

Ватандашлар, ишетегез мине,

Мин тынычлык җиргә телимен!

Таһир Шәмсуаров шигыре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев