Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин иҗатка кайтам…

Таныш булыгыз - шагыйрә Ләйсән Фәтхетдинова.

Ләйсән 1990 елның 12 сентябрендә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында дөньяга килә.

“Әле мәктәпкә кергәнче, әбием шигъри формада табышмаклар әйтеп бара, мин аларны язып-ясап, китапчык ясый идем. Ничектер, шушы мизгел хәтеремдә уелып калган. Мөгаен, ритм-рифма дөньясы белән кызыксынуым шуннан башлангандыр да.

Аннары, кечкенәдән сәхнәләрдә, бәйгеләрдә шигырьләр сөйли, призлы урыннар ала идем. Халыкның гөр килеп кул чабуы, Шәүкәт Галиев шигырьләрен сөйләгән чагымда чын күңелдән көлүе, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме»ндә күз яшьләрен сөртүе әле дә күз алдымда.

Китап укырга да ярата идем. Китапханәдән җыеп алып кайтып барганда, кайта-кайта берсен укып кайтуымны, авылдашлар күреп, елмаеп китүләрен дә хәтерлим. Кирәк бит шулкадәр китапка тартылырга! Көн дә, төн дә, яктыда да, караңгыда да, хәтта спорт мәйданчыгында китап укып утыруымны хәтерлим.

Бүгенге акылым белән уйлап утырганда, менә шулар барысы бергә мине әдәбиятка тарткандыр, дип нәтиҗә чыгарам. Әти-әнием мактап-әйдәп тормаса, үземә ышанып, бу эшне дәвам иткән булыр идемме икән, төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин аларның рухландырып торуы миңа үсешкә, тагын да яхшырак язарга омтылыш бирә иде.»

Ләйсән студент елларында ул «Тылсым» бию түгәрәгенә йөри, тулай торак өчен газета чыгара, “Шәрык”, “Фикер” клубларының оештыру эшендә катнаша, мөселман яшьләре өчен «Алтын урта» клубын ачып җибәрә, анда мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрә, “ТНВ” (хәзерге “Болгар”) радиосына “Яшь буын” тапшыруының проектын тәкъдим итеп, аны бер ел дәвамында алып бара, төрле газета-журналлар, «Азатлык» радиосы белән актив хезмәттәшлек итә, “Матбугат.ру” сайтында яшь яки киң танылу алмаган язучы-шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыруны максат итеп куйган “Яшьти” сәхифәсен алып бара. 2009 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек була, «Таян Аллага» бәйгесендә (2010) шигърият буенча беренче, проза буенча өченче урын ала.

Университетны тәмамлагач, Ләйсән Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенең яшьләр бүлегендә, соңрак “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә ике кыз үстерә. «Тере тынлык», «Файдалы туңдырма» шигырь җыентыклары авторы.

 “Шигърият – минем өчен күңел авазы ул. Ул уйлап чыгарылмый, күңелдә һәм күңелдән туа. Бәлки, монда Аллаһ белән бәйләнеш, югарыдан килгән фикерләргә дә урын бардыр. Башыма рифмалы яхшы фикер килә икән – мин аны язып куям. Тигезлим, туган фикерне дәвам итәм яки төгәллим. Соңгы арада  буш вакытым юк диярлек. Аның каравы, элек тә шигырь язарга кирәк әле дип утыруымны хәтерләмим. Үз вакыты белән туа иделәр”, — ди Ләйсән, шигърият хакында сөйләгәндә.


Мин иҗатка кайтам…

Әмма хәзер

кыйммәте дә башка сүзләрнең.

Мин, мөгаен, күп әйтергә теләп,

Мөмкин кадәр азрак сөйләрмен…

 

Сүз кыйммәтле бүген — ихлас фикер.

Тик күп булса ул да — кадерсез.

Кешеләрнең соңгы йорты — зират,

Ә гомерсез сүзләр — каберсез…

 

Мин иҗатка кайтам…

Әмма хәзер

кирәге дә аз бит сүзләрнең.

Мин, мөгаен, кайчак, дәшми генә,

Чиксез фикерләрне сөйләрмен…


Уңышлы кеше хәсрәте

Тормыштан уңмадым,
Бай йортта тумадым,
Тырышып карадым,
Булмады!
Дөньяны айкадым,
Адаштым, янымда
(Картадан карарга)
Булмады айпадым,
Булмады!
Үч иткән шикелле,
Битем дә сипкелле!
Әллә шул гаепле -
Булмадым бәхетле,
Булмадым!
Башкалар биектә -
Яшиләр рәхәттә,
Өйләре болындай,
Машина да кәттә.
Мин генә уңмадым,
Булмады!
Абынсам, егылдым,
Ашасам - тыгылдым…
Булмады -
Лимондай сыгылдым!
Акылсыз сүзләргә
Булмаса чирегез,
Бер киңәш бирегез
Берегез…
Өметсез, бәхетсез,
Бу мохтаҗ бәндәне
Күрегез…

Башкалар көнләшеп
Караган арада…
Күңелдән борчылып йөрегез.
Булсын бер
Серегез!
...
Бу шигырьне ятларга,
Һәр көнне кабатларга!


 

Булыр

Ат та булыр, тун да булыр -
Без булмабыз. (М.Акмулла)

Киенергә тун кирәк.
Берәү түгел, ун кирәк!
Ә аны элергә - чөй!
Чөй кадаклар өчен - өй!
Шәл бәйли башларга - җөй,
Тавышсыз җырчыга - көй... 

Мактанырга тун кирәк,
Алып булса, ун кирәк!
Хәерчегә җан кирәк,
Акчалыга дан кирәк.
Чирле өчен - сау йөрәк,
Ялгыз елгага - тирәк...
Хәле барга - эш кирәк,
Байга алтын теш кирәк.
Биргәннән баш тартучы,
"Мә!",- диючесе сирәк. ... 

Килер бер көн, киләчәк,
Ходай барсын бирәчәк!
Башка әйбер кирәк, дип
Акылсызлар көләчәк!
Байлык, диеп сулмагыз...
Бар да булыр, барсы да -
Без генә тик булмабыз... 


«Мәгариф» сайты кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев