Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин - гашыйк

Мин тумыштан йолдызларга гашыйк...

Мин - гашыйк
Мин тумыштан йолдызларга гашыйк,
Август төнендәме туганга.
Тәүге тапкыр йолдыз яңгырында
Тәпиләрем әллә юганга,
Мин тумыштан йолдызларга гашыйк...


Мин тумыштан чәчәкләргә гашыйк,

Гөл исеменме әнкәм куйганга.

Өй каршында үскән сиреньнәрнең
Сеңелләре әллә булганга,
Мин тумыштан чәчәкләргә гашыйк...


Мин тумыштан җырга-моңга гашыйк,

Күңелемме нечкә кыллардан?

Һәрбер сүзе газиз туган телнең

Яралганга әллә моңнардан,

Мин тумыштан җырга-моңга гашыйк...


Мин тумыштан туган җиргә гашыйк,

Монысы инде, беләм, шуңардан:

Авылымның кизләү-чишмәләре

Сөю белән җаным сугарган,

Сөю белән җаным сугарган...


 Бәхет
Күлмәклек ефәк сайлыйм:

Кулыма алып карыйм,

Иңемә салып карыйм,

Көзгегә барып карыйм.
Килешсен дим йөземә,

Туры килсен күземә.

Ошасын сөйгәнемә —

Җирдә бер дигәнемә.
Әни киңәшен тотып,

Кисәрмен дога укып.

Җырлый-җырлый тегәрмен,

Көлә-көлә киярмен...
Күлмәклек ефәк сайлыйм,

Иңемә салып карыйм.

Кем ничектер, мин бәхетне

Бүген нәкъ шулай аңлыйм.

* * *
Язмыш җиле, шөкер, минем яклы,

Җилкәнем дә ак шикәрдәй аклы.

Гомер дәрьям киңме? Белгәнем шул —

Ярдан ярга чаклы, Ярдан ярга чаклы...


Хыялларым таулардан да биек,

Болытларга китә хәтта кереп.

Кайсы чынга ашты?

Буламыни

Болыт аша күреп,

Болыт аша күреп...


Минем дәвам — кызым килә үсеп,

Каләмемнән җырым кала күчеп.

Бәхет җырмы инде?

Кем соң киткән

Яшәү серен чишеп,

Яшәү серен чишеп...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сирендең шиғырҙарын мин лә яратам! Улар ихлас һәм зауыҡлы!

    2
    X