Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ә мин дөрес егылам!

Ә беркөнне әти миңа: -Егыла күрмә, улым, - ди...

Һәркөн уйнарга чыкканда,

Әти бирә киңәшен.

- Улым, җылы киенеп йөр,

Берүк салкын тимәсен...

 

Ә мин аның киңәшләрен

Үтәмичә калмыймын.

Өлкәннәр дөрес әйтә бит,

Мин аларны аңлыймын.

 

Ә беркөнне әти миңа:

-Егыла күрмә, улым, - ди.

- Син бит гармун да уйныйсың,

Сакла бигрәк кулың, - ди.

 

Мин аны да истә тотам,

Кирәк сакчыл булырга.

Шуңа әти дөрес итеп

Өйрәтте егылырга.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев