Миләш – светофор
Шигърият

Миләш – светофор

Менә тамаша...

Миләш – светофор,
Менә тамаша.
Яна утлары, 
Күзләр камаша.

Күрче, яфрагы
Яшел йә сары.
Әнә җимеше
Кып-кызыл аның.

Велик туктаган
Кызыл утына.
Чиратлап шулай
Төсләр кабына.

Лариса Шәемова.

Автор фотосы.


Нет комментариев