Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Миңа: «Мәңге шат син», — диләр...

***

Миңа: «Мәңге шат син», —
диләр.
Шатлык кемгә кайгы, юләр! —
Еламаган һәркем көләр;
Җир законы шундый ла, дус!
Дөнья матур, матур ласа:
Таң ата да кояш бата,
Йолдыз яна һәм ай калка...
Безнең өчен бит бар да, дус?!
Җирдә тудык, сөеп үстек,
Тауга мендек, дәрья кичтек,
Тормыш нәрсә бирсә — эчтек,
Исермәдек ич бер дә, дус?!
Сөрә-чәчә, ура-суга,
Сизелми дә гомер уза;
Кием түгел, кеше туза,
Үкенечкә түгелдер, дус!
Дөнья бездән матур калсын,
Шат буыннар һаман артсын;
Шатлык сыны булып барсын
Киләчәккә безнең җыр, дус!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь рәдиф гаташ