Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мең яшә, Татарстан!

1920 елның 27нче маенда ТАССР төзелү турындагы декретка кул куела. Быел бу вакыйгага 100 ел тулды.

МЕҢ ЯШӘ, ТАТАРСТАН!?

Без яшәгән заман – алгарышлар чоры,
Республикам чәчәк аткан чор!
Узган юлы – йөз ел, аз да күп тә түгел, –
Чал тарихлы тулы бер гасыр.

Нано кисәкчәләр, метро, экспресслар –
Татарстан синең бүгенгең.
Тик онытмый тарих һәрбер казанышның
Күктән төшкән тылсым түгелен.

Ачлык афәтләрен, колхозлашу чорын,
Сугыш корбаннарын – һәммәсен....
Югалтулар аша, Ватан хакын хаклап,
Җиңүләргә, илем, килгәнсең!

Республикам атлый киләчәккә таба
Зур ышаныч белән, нык басып.
Яшь алмашка торсын имин якты таңнар,
Бәхет ишекләрен киң ачып.

Дәүләтең нык булса, Татарстан-илем,
Әләмең дә горур җилфердәр.
Бертавыштан безне: “Гасырларны кичкән,
Мең яшәр ил”, – диеп йөртерләр!
Сания ӘХМӘТҖАНОВА

«Татарстан АССР төзелү турындагы Декретка кул кую» дигән картина. Авторлары - Якупов Харис Абдрахманович, Фаттахов Лотфулла Абдульменович, 1950 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Сания ханым!!!!