Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Машиналар

Шаяру катыш Әнгам Атнабаев шигыре.

Әнгам Атнабевның башка шигырьләрен укырга

Җәй туктамый, кыш туктамый машиналар,
Көн йокламый, төн йокламый машиналар!
Җир өстеннән, су өстеннән, су астыннан
Һәм һавадан ашыгалар машиналар.

Заманында тизлек һәм көч берәмлеге
Булган атлар хәзер бездән көнләшәләр:
Абзарларның киртәсеннән башын тыгып,
Моңсу гына кешнәп безгә эндәшәләр.

Туктамыйбыз, тыңламыйбыз, ашыгабыз:
Тизлек кирәк, тизлек кирәк кешеләргә!
Мөмкин булса машинада керер идек
Читəн аша керә торган күршегә дә.

Ялкын чәчеп, төтен бөркеп машиналар
Күз иярмәс тизлек белән ашыгалар;
Күз җитмәслек биеклеккә күтәрә дә...
Үтерә дә безне шушы машиналар.

Акыллы да, акылсыз да машиналар,
Сәбәпчеләр яманга да, яхшыга да...
Тора-бара, бара-тора үзебез дә
Әйләнмәсәк ярар иде машинага.
Әнгам Атнабаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев