***
Сәер хәлләр карап тордым,
Беленгәндә ал таңнар:
Кочаклашып җырлашалар,
Яр буендагы таллар.
Кушымтада кушылалар
Мәкам белән камышлар:
Монда тудык, монда үстек,
Тумыштан дип, танышлар.
Яфрагың калтырый дип,
Каен усакны әрли.
Усак бер сүз дәшми тора,
Әйтерсең солдат—хәрби .
Тал- басмада чәчен тарый,
Су анасының кызы.
Аңа качып карап тора,
Күлнең мут бер кондызы.
Ата үрдәк йөз кычкырды,
Ана җавап бирмәде.
Ба-ак, ба-ак, диде, әгәр тотсам,
Бирәм аның кирәген.
Былбыл егет кочып үпте,
Тургай кызын аулакта.
Яратуы чынлап ахры—
Оя корган колмакта.
“Умырт-умырт”, диеп бака,
Ни әйтергә телидер?
Менә монсын аңламадым—
Безнең телләр түгел бер.
Офык алсу пәрдәләрен
Тау артына тарттырды.
Кояш чите күренүгә
Туар көн дә яктырды...
Роберт Сәлахиев.
Нет комментариев