Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ләйлә (Һади такташ)

Һади Такташ шигыре.

ЛӘЙЛӘ

Урамнар бүген сөенгән,                

Ап-ак карга киенгән,                   

Ләйлә, чанасын өстерәп,

Чыгып китте өеннән.                     

Йомшак ап-ак кар өстендә

Эх, уйнавы күңелле...

Чү! Урамнан кемнәр килә,

Пионерлар түгелме?

Ал байракларын күтәреп,

Менә алар җитәләр,

Пионерлар, комсомоллар

Бергә җырлап үтәләр.

Берсе әнә Чемберленның

Рәсемен күтәреп үтә,

Чемберлены, абау кызык,

Йодырыгын селкетә.

Ләйлә курчакларга карап

Бик кычкырып бер көлде...

Урам буйлап кичкә кадәр

Чанасын тартып йөрде.

Биш ел үтәр, Ләйлә, син дә

Үсеп буйга җитәрсең,

Октябрьнең унбиш елын

Пионерда итәрсең.

Ләйлә (Марат Әмирханов хикәясе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев