Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әллә яфрак...

Безнең өчен әни. Башкаларга Укытучы Апа иде ул...

Әллә яфрак

Кыштыр-кыштыр!

Әллә яфрак, әллә

Балачакны искә төшереп,

Лампа яктысында утырамы

Минем әни дәфтәр тикшереп.

Көн дә шулай өйгә алып кайта

Кочак-кочак дәфтәр — төн озын.

Ипләп кенә ача дәфтәр битен,

Уятудан куркып ул-кызын.

Көнен — мәктәп, кичен дәфтәрләре

Урладылар бездән әнине.

Арган йөзе, уйчан күз карашы

И әрнетә иде гел мине.

Безнең өчен әни.

Башкаларга

Укытучы Апа иде ул.

Апа иде әби-бабайга да,

Укучысы иде бар авыл.

Агитатор иде.

Арып кайта.

Иртәгәсен кабат яшәрә.

Авыл сәхнәсенә җырлап чыга

Галиябану яки Мәйсәрә.

Өйдә бәйрәм, әни бәйләм алып,

Җылы мичкә арка терәтеп,

Сөйләп китсә безгә «Ак Бүре»не,

Тагын берне шуңа ияртеп.

Ак нияттә узган гомер юлы

Чәчләренә калган ягылып.

Акъәбие хәзер авылның ул,

Ак яулыгын йөри ябынып.

Кыштыр-кыштыр!

Әллә яфрак, әллә

Әни кулындагы орчыгы.

Яфрак-яфрак — хатлар түгелме, дип

Хәбәр көтә микән борчылып?


Әти, әти...

Әти, әти, синең туган көнең.

Кем әйтер дип сине картайган?

Тормыш буйлап үткән юлларыңа

Йөз аклыгы булып кар яуган.

Әти, әти, синең туган көнең.

Балаларың янга җыелган.

Үрнәк әти, үрнәк мөгаллим,

Картаймаган, бары олыгайган.

Әти, әти, дигән балаларың

Хәтерләтә егет чагыңны.

Шәкертләрең безгә сәлам бирә,

Танып йөздә синең чалымны.

Гомер юлын шушы яшькә кадәр

Җырлап үтү үзе егетлек.

Җиң сызганып кылган эшләрең дә

Җитмеш иргә бүлеп бирерлек.

***

Минем җырым

Әниемнең бер газизе идем,

Әни исеме күңел түрендә.

Сагышымны җырларыма салдым,

Минем җырым ана турынди,

Кайгыларның әчеләрен күрдем,

Шатлыкларның күрдем зурын да.

Кайгыларны җырга салмыйм әле,

Минем җырым шатлык турында.

Чәчәкләрнең агын сайлап сөйдем,

Эзләп йөрдем һаман болында.

Минем җырым чыңлап торыр әле,

Минем җырым аклык турында.

Бала сөйдем кайнар куенымда,

Иман белән туар оныклар.

Минем җырым сөю, гомер җыры —

Минем җырым үзем турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев