Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әниемнең кызы юк бит

Клара Булатова шигырьләре.

Әниемнең кызы юк бит
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Магазиннан сөт апкайтам,
Ипигә дә йөгерәм,
Әниемнең кызы юк та —
Малае бар бер дигән.

Әллә кайсын тыңлыйсы
Әби баса камырын,
Бабай итен тапаша.
Марс инде шул тирәдә,
Булышам дип маташа.

Бабай әйтә: "Һай, рәхмәт,
Яса, улым, яса,—ди,
— Пилмәнебез тәмле булыр,
Үзең ясап аша«,— ди.

Әби җәя камырын,
Бабай итен салыша.
Марс та бик ясар иде —
Камыр кулга ябыша.

Әби әйтә: «Улкаем!
Син бәләкәй шул әле,
Пилмәнемне бозасың бит,
Карап кына тор әле».

Әллә эшләп ашыйсы,
Әллә карап торасы,
Берсе куша,
Берсе тыя,
Әллә кайсын тыңлыйсы.


Эшләп ашый
Чөгендер җире бирелгән 
Авылда әбисенә, 
Марс та кайтып булышты 
Әбинең бу эшенә. 
Бергәләп өйде, утады, 
Эшләде ничә көннәр!
Самавыр зурлыгы булып
Үстеләр чөгендерләр.

Ә бүген аларны җыеп,
Өемнәргә ташый ул.
Табында быел шикәрне
Тартынмыйча ашый ул.
Клара Булатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев