Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көзге сәлам

Мансур абый Сафиннан көзге сәлам.

КӨЗГЕ СӘЛАМ

 

Ак Галәм,

яшел галәм:

Табигать изге – беләм!

Җирне сихри бизәгәндә

Үзгәртә төсен  келәм.

 

Әйе, бу ягымлы төсләр –

Ниндидер гаҗәп аләм:

Ерак планеталардагы

Дусларга дигән сәлам!..

ЧИКЕРТКӘ

 

Көнозын чикерткә дустым

Көмештән нидер суга:

Кич белән барып карасам –

Чык белән тулган тугай.

 

 Менә нинди илһамлы күз,

  Менә нинди оста кул!

  Тылсым-мизгелләр коючы

  Зәркәнче икән ич ул...

БӨТНЕК

 

Йөрәккә ятышлы тәме

Чәйләргә ләззәт өсти.

“Тынычлап

йоклыйсың

 килсә,

 Мине дә өстәп эч!”- ди.

 

НӘНИ  ДУСКА

 

Кояш

алтын

җепселләрдән

Үрә дөнья чатырын:

Бәлки җәйге

көн патшасы

Син булырсың, батырым!?

ЯШЬ  ӘДИПКӘ

(Омонимлы шигырләр)

 

 Синең лирик кыйтгаларың

Кыйтгаларга таралыр,

Җырлар галәмендә мөһим

Кыйтга булып каралыр.

Әйе, синең йөрәк моңың

Йолдыз булып яралыр,

Илһам чаткың

нурлар булып

Киләчәккә таралыр!

Булса күңелең яралы...

 

ГӨМБӘ  ТУЕ

 

Гөмбә туена эләктем

Мин бүген агачлыкта:

Җыя торам –

чыга тора

Гөмбәләр төрле яктан.

Гөреҗдә һәм кызыл гөмбә,

Нарат, әтәч гөмбәсе –

Алтын гөмбә дә табылыр,

Ипләп кенә эзләсәң!

 

Менә шулай булсын иде

Яңгырдан соң бар көн дә -

Кәрҗинемне  

гел тутырып

Җыяр идем мин гөмбә!

 

ЧӘҮКӘЛӘР  ТУЕ

 

Көтү-көтүләп очалар,

Мәш каплап бакча күген:

Кызу

кызыл

миләшлектә -

Чәүкәләр туе бүген!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев