Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кушлавычта шигырь бәйрәме

Кушлавычта шигырь бәйрәме - Тукай кайткан кебек әйләнеп.

Кушлавычта шигырь бәйрәме

Юл буенда үскән наратлар, -
Килгән чакта син дә карап бар.
Шул юл илтә безне авылга -
Тукай белән күрешеп алырга.

Кушлавычта шигырь бәйрәме -
Тукай кайткан кебек әйләнеп.
Әкрен генә исә язгы җил,
Бәйрәм бүген монда - син дә кил.

Тукай сыны, туган төп нигез...
Юллар асфальт монда, тип - тигез.
Сандугачлар сайрый тирәктә,
Өр - яңа җыр туа йөрәктә.

Килгән бик күп, бик күп кунаклар,
Туган көнен котлап шагыйрьнең.
Шушы авыл гына белә кебек
Бөтен тәмен, кадерен шигырьнең.

Һәр яз саен апрель аенда
Кушлавычта шигырь бәйрәме.
Сәламләргә ааылдашларын
Тукай кайткан кебек әйләнеп.

ШИГЫРЬЛӘРЕҢ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКТӘ.

Барча халык сине тыңлар өчен,
Синең бәйрәмеңә җыелган.
Шигырьләрең ничә буыннарның
Йөрәгенә каеп уелган.

Шүрәледән хәзер курыкмыйбыз,
Үзе безгә килә кунакка.
Кәҗә белән сарык хәзер бик тук,
Капчык асып чыкмый еракка.

Халык бик мул, рәхәт яши хәзер,
Музейларда хәзер чабата.
Шүрәле һәм Былтыр берсен - берсе
Кунак итешергә ярата.

Су анасы алтын тарагына
Кызыкмыйлар хәзер балалар.
Алтын балдак, таракларны хәзер
Кибетләрдән сатып алалар.

Ә син, Тукай, мондый байлыкны бит,
Күрмәгәнсең хәтта тамчысын.
Сабый чактан татый башлагансың
Ятимлекнең тирән ачысын.

Алдан язылган шул безнең язмыш,
Нигә сиңа шундый кырысы.
Аз гына да тоя алмагансың,
Әти - әни назын, җылысын.

Бу юлларым сиңа дога булсын,
Урыннарың күптән оҗмахта.
Бер гөнахсыз бәндә булгансың шул,
Уйлап карасаң бит, чынлап та.

Гөлчирә Нәҗметдинова, Арча, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев