Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Энҗе карлар кая югалган?

Лена Шагыйрҗан шигырьләре.

Курчак театрында


Киң урамны тар итеп,

Без театрга киттек.

Якын булгач арасы,

Җәяү генә барасы.
Гади театр түгел —

Курчак театрына!

Төсле утлар балкыган

Могҗизалар кырына...
Театрның ишеген

Елмаеп кем ачты соң?..

Буратино бит инде,

Тотып алтын ачкычын.
Кәҗә белән Сарык та

Чыккан безнең каршыга.

Бөтен таныш курчаклар —

Көлеп тора барсы да.
Бармакларын тырпайтып,

Биеп йөри Шүрәле...

Алтын тарак чәчендә —

Су анасын күр әле!..
Аюлар да бүреләр

Тирәбездә йөриләр.

Этләре дә бик юаш,

Тешләмиләр, өрмиләр...
Хуш киләсез, балалар!

Хәзер башлыйбыз, диләр.

Бергә-бергә бик зур эш

Эшләп ташлыйбыз, диләр.
Сукты тылсым сәгате:

Утырдык залга кереп.

Серле пәрдә артыннан

Курчаклар чыкты килеп...
Аннан нәрсә булганын
Сөйләп тормыйм калганын...
Үзең күреп кайт!
Бармы
Театрга барганың?..


Март бураны


Энҗе карлар кая югалган?—

Җил себереп алган юллардан.

Һәрбер агач, һәр йорт-каралты

Туеп беткән гүя бураннан.

Утыралар чытып йөзләрен,

Ача алмагандай күзләрен...

Ә мин туктап барыр җиремнән

Юатмакчы булам үзләрен:

Бу бураннар тиздән басылыр,

Кояш керфекләре ачылыр.

Ә хәзергә буран уйнасын,

Бәлки, бу көн язның башыдыр..

 

Күпер һәм Елга
(Мәсәл)
Күпер беркөн нәрсәгәдер
бик кинәнеп,

Көлгән булды тын Елгадан
мин кемләнеп:

Минем кебек эш күрсәтү
кайда сезгә!..

(Елга, имеш, көн уздыра
файдасызга.)

...Күрмәс иде сине беркем,
мин булмасам,

Юлчыларның төп терәге
мин ләбаса...
Күпер шулай әй мактана,
күперенә.
Тик ул, имеш, игътибарның
иң түрендә...
Тыйнак Елга, артык исе
китми бер дә,
Җавап бирде сабыр гына шул күпергә:
Әйе, Күпер, каршы килмим
дөрес сүзгә.
Тик онытма, мин булмасам,
син соң нигә?!!


Яз хәбәре
Ап-ак челтәргә уралган

Авылым урамнары.

Тагын язлар алып килде

Сыерчык бураннары.
Аркау-буен рәт-рәт салып,

Келәм тукый кардан җил.

Өлгертәсе иде язга,

Ләкин туктый — арган җил.
Ямь-яшел хәтфә келәмен

Яз үзе алып килер.

Шул келәмдә җилбәгәй җил

Бөтерелеп бер биер.
Җилфер-җилфер җил яулыгын

Җәй бөркәнер аннары,

Яз хәбәрен салып китте

Сыерчык бураннары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шигырьләр театр курчактеатры март буран

2
X