Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кү­се елы нин­ди ул?

Бүген күренекле татар язучысы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның туган көне. Факил абыйны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. Аңа саулык, иҗат уңышлары, бәхет-шатлык телибез. Игътибарыгызга Факил Сафинның яңа шигырен тәкъдим итәбез.

Кү­се елы

Кү­се елы нин­ди ул? –

Баш ва­та­лар өл­кән­нәр.

Елы кү­се бул­са да,

Бәй­рәм­нә­ре күр­кәм лә!

 

Кү­се акыл­лы ди­ләр,

Юга­лып кал­мас бер дә.

Те­ше үт­кен, ки­ме­рә, ди

Ага­чын, ти­ме­рен дә.

 

Үз ди­гә­не­нә ире­шә,

Уй­ла­га­нын эш итәр.

Бу ел­да иген уңа, ди,

Җи­ләк-җи­меш мул пе­шәр.

 

Бу ел­да зи­рәк ба­ла­лар

Туа икән дөнь­я­да.

Чаң­гы-ча­на әзер­ләп тор –

Кыш кө­не күп кар ява.

 

«Ту­ган те­лең­не ка­дер­лә,

Го­рур­лан хал­кың бе­лән!» –

Бу Яңа ел­ның иң из­ге

Те­лә­ге шу­шы, бе­ләм!

 

Уку­да да, спорт­та да

Ар­мый ал­га ба­ра­быз.

Кү­се елы! Ма­тур эш­ләр

Син­нән кө­теп ка­ла­быз!

 

Иге­лек­ле ел­лар кил­сен,

Ма­тур­лык бул­сын ба­ры.

Уҗым­нар­га юр­ган яп­сын

Яңа ел­ның ак ка­ры.

 

Исән-имин бул­сын юл­да

Йөр­гән­нәр­нең һәм­мә­се.

Ях­шы уй­лар, як­ты эш­ләр

Җи­ре­без­не ямь­лә­сен!

 

Факил Сафин — Чаллыда иң тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр «Балалар иҗат үзәге»ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында, ул «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып, тиз арада балаларның яраткан басмасына әверелә.

Ул балалар әдәбиятында да актив эшли. Аның балалар, яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп, алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә.

1994 елда курчак театрлары өчен Ю. Чеповецкийдан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» дип аталган спектакльне балалар яратып карыйлар.

Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасары, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999—2002) буларак та Ф. Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Фото Чаллы үзәк китапханәсе сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Факил Абый,эгэр дэ сез атаган барлык телэклэр чынга ашса,Тычкан елы-отличный ел булачак?!