Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кояшлы балалар

***

“Кояшлы балалар сез!”- дип,

Мактады апа безне.

Елмаюлы бер карашы

Балкытты  йөзебезне.

 

“Кояшлы апабыз сез!”- дип,

Сыендык кочагына.

Күктән кояш көлеп безгә

Карады шул чагында.

 

Без дә - кояш, апабыз да,

Күктә Кояш тагын да.

Илебез дә  кояш булып

Балкысын Җир шарында.

 

Кайсы  кояш яктырак дип,

Сорасагыз, белегез, -

Игелекләр  кылыгыз сез,

Гел елмаеп  йөрегез!

 

Якты кояш, нурлы кояш

Сез  үзегез  булырсыз.

Бар дөньяга якты өстәп,

Җылы сибеп  торырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь