Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Котлыйм барча әниләрне һәм барлык әбиләрне...

Ләбиб абый Лерон 8 март бәйрәменә «шигырь» дигән торт әзерләгән. Яраткан хатын-кызларыбыз, сезнең өчен!

Котлыйм барча әниләрне
һәм барлык әбиләрне,
берзаман әни булачак
кызларны, бәбиләрне!

Ханымнарны, туташларны
котлыймын - барчасын да:
сөеп, сөелеп яшәгез
Мәхәббәт бакчасында!

Котлыйм барлык сеңелләрне
һәм барлык апаларны.
Телим Сезгә Сөю көне,
Мәхәббәт атналары!

Котлыйм барча җиңгиләрне
һәм барлык балдызларны.
Барыбер үз тиңен, парын
Табачак ялгызларны!

Ныклы гаилә - котлы гаилә.
Гаилә ул - Сезнең тәхет.
Һәрчак Сезнең белән булсын -
МӘХӘББӘТ, САУЛЫК, БӘХЕТ!

Котлыйм Сезне "Шигырь" дигән
тәмле сүзле торт белән:
язның иң күркәм бәйрәме -
Сигезенче март белән!

Сезне яратып - Ләбиб Лерон.

P.S. Видеоязмада Сигезенче март белән! дигән сүзләремне махсус төшереп калдырдым. Сезнең өчен һәр көн 8 нче март булырга тиеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев