Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

«Көмеш кыңгырау»ны кулга алам...

Танылган татар шагыйре, Сарманда яшәп иҗат итүче Дамир абый Гарифуллинның газетабызга атап язылган шигырен укып алыгыз.

«Көмеш кыңгырау»ны кулга алам,

Җанымны моң баскан чакларда.

Дөнья гизә башлый бөтен уем

Көмеш кыңгыраулы атларда.

Рәхмәт сиңа, «Көмеш кыңгыравым»,

Синең белән минем күңелем хуш.

Синнән башка минем, синнән башка

Әллә ничек шунда күңелем буш.

Кыңгыраулы гөлләр су буенда,

Кошлар төшеп суын эчәдер.

«Көмеш кыңгырау»ның, әй, чыңнары

Шатлык булып җанга күчәдер.

Рәхмәт сиңа, «Көмеш кыңгыравым»

Һаман шулай җанга дәва куш.

Синнән башка менә әллә ничек,

Әйтерсең лә бөтен дөнья буш!

«Көмеш кыңгыравым» ярый әле,

Ярый әле син бар дөньяда!

Уятырсың син дә татар илен,

Шуңа халкым сиңа догада.

Рәхмәт сиңа, «Көмеш кыңгыравым»

Синең белән минем күңелем хуш.

Синнән башка менә әллә ничек,

Әйтерсең лә, уза көнем буш.

Фотода - Ясминә Әхмәдиева, Балтач районы Көшкәтбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев