Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Күктән ап-ак чәчкә ява...

Энҗе Мөэминова шигыре.

ЯҢА ЕЛ
Күктән ап-ак чәчкә ява.

Чәчкә түгел,
җем-җем итеп

Тәңкә ява!

Балаларның йөзләрендә
шатлык арта.

Тирә-якта аклык арта,

Сафлык арта.

Әнә, кара!
Ак бүреген кигән таулар,

Ак мамыктан шәл ябынган
Бөдрә таллар,

Барыр юллар һәм сукмаклар
ап-ак булган.

Бар дөньяга якты тулган,
аклык тулган.

Бар табигать, бар күңелләр
бәйрәм көтә,

Ак чәчәкләр талпынышып
бии күктә:

«Бәйрәм җитә,
бәйрәм җитә!»
БӘЙРӘМ КИТЕРДЕК ӘБИГӘ
Туган көне дә түгел,

Чакырмады да үзе,

Чакырмаса да килдек —

Бик-бик сагынган идек!

Кыш көнендә, урамда

Карлар явып торганда,

Әбекәйгә бүләккә

Чәчәк алып килдек без,

Шатландырыйк дидек без.
—   Мондый матур чәчәкләрне

Кайда үстердегез? — дип,
—  Сез бит бүген безнең өйгә

Бәйрәм китердегез,— дип,

Әй, шатланды соң әби!
Чәчәк бирдек әбигә —

Бәйрәм китердек өйгә!
Энҗе Мөэминованың «Безгә килегез» китабыннан, 1992 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев