Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Китап укыйм

Ринат МӘННАН әлифбасы.

А
Алдакчы бозау турында
Укып чыктыгызмы сез?
Мирсәй Әмир әйбәт язган,
Әмма бозау... гаепсез.
Ә
Әлфия Ситдыйкованың
Шигыре – “Үстем инде”.
Әнисен тик шатландыра
“Бишле”ләре белән кызы.
Һәр малай да аның кебек
Әйбәт укысын  иде.
Б
Баканың кашыгы бармы?
Әйтеп бир әле миңа.
Шаһинур Мостафин шигырен
Укып чыгарга, дускаем,
Тәкъдим итәм мин сиңа.
В
Вәсимә Хәйруллинаны
Укыштырып торабыз.
Иң яраткан шигыреме?
“Песи” дип атала. Әйе!
Тагын язсын апабыз.
Г
“Газиз китабын” укыдым,
Равил Фәйзуллин язган.
Гыйбрәтле китап. Укырмын
Тагын бер кат бераздан.
Д
Дикъкать белән укып чыктым
Үткен телле бер китап,
Мансур абый Сафин язган.
“Сербакчага сәяхәт” дип
Атала ул. Аны тап.
Е
Еллар узса да, бу җырны
Яратып җырлый һәркем.
Бел: Госман Садә шигыре,
“Әссәламегаләйкем”!
Ё
Зәкия Туфайлованың
Шигыре – “Шофёр булам”.
Бу хәреф бу шигырьдә бар,
Йәле тап, көтеп торам.
Ж
Жәлләп куйдым бәбкәләрне,
“Ник сакламадың?” – диләр...
Бу Ленар Шәех шигыре – 
“Авылдан килгән мендәр”.

Җ
“Җиденче палата” дигән
Бер китап алдым сатып.
В. Нуриев язган аны.
Ашауны да онытканмын,
Укыдым бик яратып.
З
Зиннур Хөснияр шигыре
Шундый кызык, балалар.
Урманда куяннарның да
Мәктәбе бар икән, бар!
И
“Иң матур әни” китабын
Күреп алдык кибеттә.
Э. Шәрифуллина язган.
Минем әни турындадыр,
Сатып алдык, әлбәттә.
Й
Йолдыз күктә түгел – Җирдә,
Казанда тормак.
Шагыйрә Йолдыз апаның
Китаплары да күп. Берсе – 
“Колаклы коймак”.
К
Каштанов Нәкыйп китабы
“Айгөлнең туган көне”.
Мавыктыргыч шигырьләре.
Смартфон да онытылган,
Кабызмадым ул көнне!
Л
Ләйләне кем уяткан соң?
Әйтеп бирче,әйдәле.
Үзе торган шул, чөнки бит
Бүген әни бәйрәме!
Менә шундый хәл булган,
Сөләйманова язган.
М
Могҗизаны яратмаган
Юктыр адәм баласы.
Укымаган булсаң, укы:
Гәрәй Рәхим язган китап – 
“Иске самавыр торбасы”.
Н
Нәҗип Мадьяров китабы -
“Әби күзлеген эзли”.
Ә черки ни дип эзләнә,
Төннәр буе безелди!
Ң
“Зәңгәр песи” шигырен мин
Укыдым бер кат.
М. Шабаев язган.Йәле,
Койрыклы Ң хәрефен син 
Бу шигырьдә тап.
О
Озын-озак сөйләп тормыйм,
Укысын һәрбер бала
Марсель Галиев шигырен.
Исемен дә әйтеп бирәм – 
“Тамаша” дип атала.
Ө
Өч яшьлек Өлфәт тә белә
Бу җырны. Тавышы шәп.
Г. Зәйнашева сүзләре.
Көн дә җырлый әнисенә
Кояш гомере теләп!
П
“Песнәк” исемле шигырь укыдым,
Бу – Гамил Афзал.
Син дә кышкы айлар җиткәч,
Җим песнәккә сал.
Р
Ринат Нуруллин китабын – 
“Альпинист үрмәкүчләр” – 
Кем генә укымаган!
Бирем-шигырьләрен чишеп,
Башкайларын кашый-кашый,
Кем генә утырмаган.
С
Сөзгәк болыт була дисәм,
Аптырар һәр малай-кыз.
Тәкъдимем шул: Рафис Корбан
Китапларын укыгыз.
Т
Тимбикова К. китабын
Киштәдән син ал табып,
Исеме үк әйтеп тора – 
“Карахмәт маҗаралары!” – 
Укырсың кызыксынып.
У
Уйлап әйт әле: йокымы,
Коймакмы соң тәмлерәк?
Белер өчен “Тәмле тамак” – 
Л. Гыйбадуллина шигыре – 
Укып чыгарга кирәк.
Ү
Үз күзләремә ышанмыйм:
Биш “ике”ле – бер көнгә!
Шундый малай яшәгән ди...
Р. Галиуллин китабы.
Язмасын бу беркемгә.
Ф
Факил Сафинның мәгънәле,
Кызыклы китабы бар:
“Кошлар яратучы малай”,
Белегезче, балалар.
Аны укып чыгу булыр
Һичшиксез дим мәслихәт.
Белмәгәнне – сез белерсез,
Күп белү – үзе рәхәт!
Х
“Хәйләсен тапкан” шигырьне
Язган Әзһәр Габиди.
Бармагын суырган Вәли
Бүтән суырмый икән бит,
Юлын тапкан бик гади.
Һ
Һәр кызга, һәр малайга да
Тарихны белү кирәк,
Алга таба барыр өчен
Әлбәттә, белем кирәк.
Газинур абый Моратның
“Ачык дәрес” шигырен тап,
Ашыкмый укы, аңлап.
Ц
«Цунами»ны укып чыктым, 
Рифат Сәлах шигыре.
Аллага бик рәхмәтлемен.
Ярый әле Казансуда
Ул әфәт юк шикелле!
Ч
“Чыршыдагы җем-җем утлар
Сүнәләр дә яналар...”
Әхмәт Ерикәй шигыре,
Яңа ел бит балалар!
Ш
Шундый гыйбрәтле шигырь бар,
Укысын һәрбер бала.
Бу – Илсөяр Иксанова, 
Исеме истә калырлык – 
“Светофор” дип атала.
Щ
Щи аша – витаминнар күп,
Үсәрсең яхшы.
Үскәч китаплар укырсың.
Татарчасы “Щи”ның болай – 
Кәбестә ашы!
Ъ
”Кабак” шигырен яратам.
Моңа ит син игътибар – 
Мөдәррис Әгъләмов язган.
Бу хәрефне дә табарсың, 
Фамилиясендә бар.
Ы
Ышанасыңмы син юкмы,
Ике башлы дию бар.
Ркаил Зәйдулла китабын
Китапханәгә барып син
Сорап ал әле, зинһар.
Э
Энҗе Мөэминова китабы – 
“Ул алдан килеп җиткән”.
Кояшыбыз автобустан
Күпкә җитезрәк икән!
Ю
Юынмый торган балыкны
Мин инде беләм әйбәт...
Бу – Әхәт Гаффар китабы:
“Әкә-әкә-әкәмәт”!
Я
Яратам “Нәүрүз” исемле
Бер шигырьне. Кем язган?..
Әхмәт абый Гадел язган.
Сүз бара бәйрәм турында,
Укырсың  дим бераздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев