Китап укыган бала җиһанны яулый ала!
Шигърият

Китап укыган бала җиһанны яулый ала!

9нчы август – дөньякүләм китап яратучылар көне.

– Зирәк акыллы бала.
Кулына китап ала.
Китаптагы байлыкны
Күңел түренә сала.

Китап укыган бала
Китаптан белем ала.
Мәктәптә яхшы укый.
Гел "5"ле генә ала.

Китап – белем ачкычы.
Зур җиһанның баскычы.
Китап укыган бала
Җиһанны яулый ала!

Дәү әнисе сүзләрен
Айгиз гел искә ала.
Айны да гизәсе килеп,
Кулына китап ала.
Рәсимә Ильясова


Нет комментариев