Реклама
Гөлчирә Ибәтуллина шигыре.
Кар тузгытып чаба тулпар атлар,
Шаян җилләр килә озатып.
Ә чанада елмая Яңа ел,
Яшь чыршылар кала озатып.
Кил, Яңа ел, бәрәкәтең белән,
Бәхет йөген салып иңеңә.
Көтелмәгән шатлык-куанычлар
Алып кил син туган илемә.
Чыңласын ла көмеш кыңгыраулар,
Ачып кер син еллар капкасын.
Афәтләрдән, кайгы-сагышлардан
Бер Ходаем үзе сакласын.
Милләтле ит, нигъмәтле ит һәрчак,
Илле, телле, моңлы, аһәңле,
Тарихлардан укып соклансыннар,
Сакла, җуйма алган бәһаңне!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз