Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хуш, Әлифба! (Йолдыз Шәрәпова)

«Әлифба» инде тәмам — укыдык соңгы битен...

ТУГАН ТЕЛ

Татарча белгән балалар

Тәртипле була алар.

Була акыллы, әдәпле,

Бары күркәм гадәтле.

Булалар туры сүзле,

Булалар нурлы йөзле,

Намуслы була алар,

Иманлы була алар —

Туган телләрен яраткан,

Әйбәт белгән балалар!

Барган чакта юллардан,

Ныклап тотып куллардан:

—  Ялгыш адым атлама! — дип,

—  Намусыңны таплама! — дип,

Бар афәтләрдән саклап,

Бәла-казадан яклап,

Туган тел тора сакта!

Әйбәт булыр иде һәркем

Онытмаса бу хакта.

Син дә исеңнән чыгарма,

һәркайда һәрвакыт бел:

Шәфкатьле әни шикелле

Була, димәк, Туган тел!


ХУШ, ӘЛИФБА!

«Әлифба» инде тәмам —

Укыдык соңгы битен...

Шуңа бүген бик ямансу.

Аерылуы — бик читен.

Бу тылсымлы китап белән

Дуслашып алганга без.

Ул өйрәткәнчә укыйбыз

һәм яза да беләбез!

«Әлифба»га зур рәхмәт,

Укый белү бик рәхәт!

Укытучы апа әйтә: —

«Әлифба» инде тәмам!

Тик сезне ташлап китмәс ул,

Янәшә булыр һаман!

Сезнең һәрбер уңышларга

Чын күңелдән сөенер,

Ялгышсагыз, абынсагыз,

Әниләрдәй көенер.

Серле китап ул «Әлифба»,

Изге күңелле китап! —

Шулай диде безгә апа,

Тәүге китапны мактап.

«Әлифба» инде тәмам —

Укыдык соңгы битен.

Яңа китаплар көтсә дә,

Хушлашуы бик читен!


ИКӘҮЛӘШЕП УКЫЙБЫЗ

Әби укый «Әлифба»,

Мин дә укыйм «Әлифба».

Һәр кич саен кабатлыйбыз:

Монысы «А» да, монысы — «Ба».

Мин китапның алдыннан,

Әби укый артыннан.

Ул китапны ерак тота,

Мин укыймын якыннан.

Әби гарәпчә өйрәнә,

Мин өйрәнәм үз телем.

Әби әйтә: «Артык булмый

Беркайчан да аң-белем».

Кич җиттеме, кабатлыйбыз:

«Та» да, «Са» да, «Фа» да, «Ба».

Миңа — алты, аңа — алтмыш,

Өйрәнәбез «Әлифба».

Ул миңа укып күрсәтә,

Ә мин укыймын аңа.

Шулай кабатлап өйрәнгәч,

Хәтердә яхшы кала.

Минем алда әбиемнең

Сер бирәсе ник килсен?

Шуңа тырышып өйрәнә

«Әлифба »сын — дәресен.

Миңа да әби алдында

Белми утыру — оят.

Сынатасым килмәгәнгә

Укыймын кабат-кабат.

Әбием мактап та куйса,

Башларым күккә тия.

Болай укуның файдасы

Икебезгә дә тия.


Фото http://megacoin.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X