Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кешелеккә – мирас

Милләтебезнең талантлы улы, вакытсыз ахирәткә күчкән, рәссам, балалар өчен чыгарылган "Көмеш кыңгырау" газетасының кабатланмас бизәүчесе Фаил Ислам рухына дога булып ирешсен! Амин!

...Туктар чиккә җитеп йөрәк какты, 
Сызлап, сыкрап, тулып, шешенеп. 
Күкләр елап калды, озатканда 
Кояш кебек якты кешене. 

Бәхилләшмичә дә китеп бардың 
Көтмәгәндә, уйламаганда. 
Кайтып инде безгә сөйләмәссең, 
Ниләр күрдең икән син анда? 

Җәйге җил китергән кайгы өне 
Тетрәндерде зират ташларын. 
Чал башларын түбән игән килеш 
Каршылады авылдашларың. 

Бүлмәңдәге урындыгың үкси, 
Кулларыңны куйган өстәлең. 
...Сабыйларның садә күңеленә 
Син орлыклы хис, төс өстәдең... 

Рәссам идең, моңлы җырчы идең, 
Һәм... шагыйрь дә идең, и-и-и, туган. 
Ник гомерең – кояш, иртә ауды 
Талант кыясында утырган?! 

Фаил!!! 
Син әле дә, алкышлыйсың кебек 
Рәссамнарча тормыш иртәсен. 
...Кешелеккә –мирас, талантыңда 
Исәннәрнең хәтер канатында 
Очышыңны дәвам итәсең!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаил ислам

2
X