Кешегә бит бары кеше кирәк...
Шигърият

Кешегә бит бары кеше кирәк...

Гөлназ Газизова шигыре.

Ә кешегә...кеше кирәк икән - 
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.

"Миңа язган тиңем", - диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә,
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү.

"Үземнеке"диеп яшәү өчен.

Ә кешегә кеше кирәк икән -
Салкын кичтә учак ягардай,
Сулар һава өчен сихәт булып
Эссе көндә яуган яңгырдай.

Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
"Ә киләчәк шундый ерак", - диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.

"Кайтуыңны хәбәр ит!" - дияргә 
Озатучы кирәк - сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.

Чәчләреңнән сыйпап: "Син бүгеннән,
Ялгыз түгел бит", - диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен
Кешегә бит бары кеше кирәк. 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Шигырь кеше

Нет комментариев