Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кем көчлерәк?

Фил нигә кырмыскадан курыккан? Беләсегез киләме? Рәхимә Арсланованың бу шигырен укыгыз әле, белерсез!

Кем көчлерәк?

“Бигрәк кечкенә мин”,―диеп

Әй, кайгыра кырмыска:

“Нигә  миңа фил кебек,―ди

Зур һәм көчле булмаска?”

 

Киңәш сорап килә шулай

Ул ябалак янына.

Шаркүз болай диеп җавап

Бирә аның зарына:

 

“Аның  буена кызыкма,

Син бит көчлерәк филдән.

Ышанмасаң, барып кара,

Ул үзе курка синнән”.

 

Кырмысканың исе киткән,

Сынап карарга булган.

Шикләнсә дә, фил янына

Барырга карар кылган.

 

Озак эзләгән ул аны,

Ниһаять, филне тапкан.

Агач башына менгән дә,

Болай диеп сүз каткан:

 

“Өйрәт әле, фил абзыкай,

Ничек итеп үсәргә?

Зур  һәм көчле  булу өчен

Әйтче, миңа нишләргә?”

 

 Кырмысканы фил  күрмәгән,

Ишетсә дә тавышын:

“Кем миңа дәшә икән?”-дип

Боргаласа да башын...

 

 Шәйләп  алгач, телсез калган,

 Фил бик көчле куркудан.

Як-ягына каранган да,

Ул шунда ук юк  булган.

 

 Кырмыска әллә чыннан да

 Филдән көчлерәк микән?

Бу турыда, сез, дусларым,

Ниләр уйлыйсыз икән?

Рәхимә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев