Каршылыйк, дуслар, бергәләп: Яңа ел килә безгә!
Шигърият

Каршылыйк, дуслар, бергәләп: Яңа ел килә безгә!

Роберт Миңнуллин шигыре.

Чыршы әйләнәсендә

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч, булачак

Котлаулар да, бүләк тә!

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп

Яңа елга керәбез!

Рәхмәт сиңа да, иске ел!

Матур ел булдың бит син.

Синнән алган бәхет-шатлык

Гомер буена җитсен!


Кыш бабай Шигырь кыш яңа ел роберт миңнуллин чыршы

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    3

    0

    Спасибо.

    • аватар

      Без имени

      2

      1

      Спасибо, ваш сайт очень полезный!

      • аватар

        Без имени

        2

        1

        Искала песню и нашла:) сәлам татарам!

        • аватар

          Без имени

          2

          1

          нельзя было песню тоже добавить