Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Карбабайның борыны турында ике шигырь

Роберт Миңнуллин шигыре.

1

Ясадым мин кичәгенәк

Менә дигән Карбабай.

Матур чыкты.

Карбабайга

Гаҗәпләнде бар малай!
Тик ни күрәм

Иртә белән:

Карбабайның борыны

Юкка чыккан.

Борынының

Калган бары урыны.
Их, сакларга кирәк булган,

Берәр хәйлә корырга.

Онытканмын бит мин аңа

Таягын тоттырырга.
Таягы булса, беркем дә

Аны җиңәлмәс иде,

Ул үзенә беркемне дә

Якын җибәрмәс иде!
 

2
Ул борын белән, мөгаен,
Бур куян сыйлангандыр.
Сыйлангандыр,
Ә шатлыгы
Эченә сыймагандыр.
Сыйлансын, әйдә, сыйлансын,

Кишер бездә җитәрлек.

Урмандагы бар куянны

Җыеп кунак итәрлек!
Бер сүзем юк, әйбәт булган

Сыйланырга ярагач.

Тик әллә ничек,

Борынсыз Карбабайга карагач.
Үз борыным исән микән?
Шул килеш,
Ашалмаган.
Ярый әле минем борын
Кишердән ясалмаган!

Лилия Сираева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырь.