Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Карамыйм

Сез ничектер, мин хәзер телевизор карамыйм...

Карамыйм

Сез ничектер, мин хәзер
Телевизор карамыйм.
Дәү әни дә: — Сүндер, — ди, —
Йөрәгемә ярамый.

Анда хәзер бары тик
Гел үтереш, гел суеш.
Җир йөзендә бервакыт
Бетәр микән бу сугыш?

Без яраткан кинолар,
Белмим, кая киттеләр?
Алыштырды аларны
Коточарлык мультиләр.

Чит илләрнең чүпләрен
Күккә чөеп мактыйлар.
Күзләрен дә йоммыйча,
Кап-караны ак, диләр.

Телевизор белән мин
Шуңа күрә хушлаштым.
Дәү әни дә сөенде:
Китап белән дуслаштым.


Авызы белән тыңлый

Әхмәди үзе
Дәрестә болай
Тып-тын утыра.
Укытучыбыз
Сораса гына
Карап тик тора.

Сөйләр иде дә:
Тыңлый, күрәсең,
Авызы белән.
Бәлки, тыңлыйдыр
Чәйнәп утырган
Сагызы белән.


Бабай белән Сарбай

“Тукта! “Сарбай! Сарбай!” – дип,
Аңарга кем дәшә соң?
Рәхим бабай!... “Әйдә, - ди,-
Хәзер бездә яшәрсең.

Юкса сине урамда
Йөртәчәкләр типкәләп...”
Сыйпап аның башыннан,
Сөйде назлап-иркәләп.

Шул вакытта күрсәгез
Сөенгәнен Сарбайның!..
Ул хәзер дә иң якын
Дусты Рәхим бабайның.”


Өч кыз

Берсе Дилә, берсе Зилә,
Өченчесе Миңлегөл.
Берсе үлчи, берсе кисә...
Өчесе дә бик өлгер.
Әнә тагын җыелганнар
Ян тәрәзә каршына.
Алларында келтер-келтер
Җырлап тора машина.
Диләсе дә, Зиләсе дә,
Машина да ашыга:
Курчакка бит күлмәк кирәк,
Яулык кирәк башына...
Тегүче дә булмас, бәлки,
Бу кызларның барысы да.
Ә тормышта һөнәрнең бит
Артык түгел кайсы да.


Иң гадел дус

Әйтә алмыйм, ниндидер ул
Синең өчен?
Яхшы китап — иң гадел дус
Минем өчен:
Күзгә карап әйтә миңа
Иң дөресен,
Ачып сала серләренең
Бөтенесен.
Яратмасаң — үпкәләми,
Алдашмый да…
Аның белән дус булганнар
Адашмыйлар.


Сыбызгы борын

"Хәле бетеп,
Куян калган
Иң артта,
Ялгыз калгач,
Алган, ди, ул
Елап та.
Йомшап киткән
Борынын да
Сөрткән, ди,
Һәм шуннан соң
Сызгыру да
Беткән, ди.
Ә куянның
Күрсәң шулчак
Көлгәнен!..
Үз борыны
Сызгырган бит,
Күр әле!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев