Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Камырша

Шәүкәт Галиевның танылган шигыре.

Кем күрсә дә шаккатыр,

Шаккатыр, тел шартлатыр:

Батырга чыгар, үскәч,

Барсын да егар, үскәч!

— Һәй, таза да соң Тимерша,

Әй, куллары, әй, мускул!

Безнең мускул мускулмыни,

Мускул түгел ул, мыскыл...

2

Көчле булгач шулчаклы,

Гайрәт чәчсә дә хаклы:

—  Чәнчә бармак белән төртсәм,

Егармын, ди, Вафаны,

Төртмичә дә аударам, ди,

Сабир кебек җәфаны!

Юкка-барга Тимерша

Көч түкмәскә тырыша.

3

Башкалар утын вата,

Ул караватта ята:

—  Беләкләрем дә тимер, ди,

Исемем дә Тимер, ди;

Балта тотсам, пычкы тартсам,

Кулымда көч кимер, ди.

Иелми дә Тимерша,

Көч сакларга тырыша.

4

Иптәшләре кар көри,

Тимерша читтә йөри: —

Нигә миңа куәтемне

Мондый эшкә вакларга?

Булыр әле сабан туйда

Шаккатырган чаклар да!

Бөгелми дә Тимерша,

Көч сакларга тырыша.

5

Язга чыккач, балалар

Басуга таралалар.

Ә Тимерша беләкләрен

Бер бөгә, бер турайта, —

Кырын яткан килеш кенә

Мускулларын зурайта.

Чыгып йөрми Тимерша,

Көч җыярга тырыша.

6

Язгы чәчүләр бетте,

Сабан туйлары җитте.

Сөлге бәйли дә биленә,

Баса уртага чыгып...

Эшләп йөргән малайларның

Бөтенесен дә егып,

Батыр калыр Тимерша,

Бүләк алыр Тимерша!

7

Чү, бу ни хәл, бу ни эш?

Болай булмаска тиеш!

Төш шикелле Тимершаны

Күтәреп алды Сабир,

Туп шикелле итеп кенә

Китереп салды Сабир!

Ә Тимерша, Тимерша

Еламаска тырыша...

8

Бөтен кеше шаккатты,

Шаккатты, тел шартлатты.

Кулларын тотып карасак,

Мөмкин түгел танырга —

Эшләмәгәч, Тимершабыз

Әйләнгән ич камырга!

Бигрәк йомшак мускул бу,

Мускул түгел, мыскыл бу!

Әй Тимерша, Тимерша,

Син бит хәзер Камырша!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

27

2

2

2

7

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    3

    0

    Бик кызык шигырь, балачакны хәтерләтә. Кызганыч, шул рәсемнәр белән чыккан китапны гына табып булмый. 80нче еллар искә төшә, әти-әниләр яшь иде....(((((