Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кама ярларыннан эзлим сине

Мәхәббәтне юк диюче булса, андый кеше сине күрмәгән! Кадыйр Сибгатуллин шигыре.

Әл­лә ниш­лә­де кү­ңел... (Кадыйр Сибгатуллин)

Кама ярларыннан эзлим сине,
Дулкыннарга карап юксынам.
Шушы ярда сине тапкан идем,
Озатып калдым сине шушыннан.

 

... Итәгенә басып таш ыргыттык,
Ачуланып түгел, шаярып.
Йолдызларны санап,

Айга карап, уйга талдык ярга таянып.

Яр буена ялгыз килеп бассам,
Телгә килеп әйтер шикелле:
"Син берүзең йөрмә монда, улым,
мин күнеккән күреп икене".

Ташында да, соры комында да
юылмаган безнең эзләр бар.
... Кама ярларыннан эзлим сине,
мин дә китсәм, безне эзләр яр.

Кама ярларыннан эзлим сине,
Дулкын өсләрендә күләгәң.
Мәхәббәтне юк диюче булса,
андый кеше сине күрмәгән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев