Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Июльнең утыз бере

Таһир Шәмсуаров.

Инде көзләр җитә димә,

Җәй яме белән йөре.

Урамда кояш кыздыра,

Июльнең утыз бере.


Сары яфрак - сагыш түгел,

Елмаюның бер төре.

Урман әле җәйләп ята,

Июльнең утыз бере.


Иртәләрен суытса да,

Табигать әле тере.

Чалгылар чүкеп яткан мәл,

Июльнең утыз бере.


Җылы яңгырда коен син,

Чыклы үләндә йөре.

Башкача мөмкин дә түгел,

Июльнең утыз бере!


Яшьлек җәе үтә димә,

Язларны дәшмә кире.

Күңелдән җәйләр китмәсен,

Июльнең утыз бере.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев