Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Интернет челтәре тотмавын сәбәпкә алыпмы...

***

Интернет челтәре тотмавын 
Сәбәпкә алыпмы, 
Бер кәгазь хат килә язасым. 
Мин озын хатларны үз итәм. 
Эзләнү түгелме 
Билгесез сырхауның дәвасын? 
Бармаклар калтырап туктата,

(Үҗәт кыз туктыймы?)

Ул яза! Канатып ярасын.
Язылгач, уйланыр "Кемгә"се
(Саташу түгелме!?)
Я, ярый, котылыйм, язылсын.
Шушы хат төгәллек кертер дә,
(Яңартып яраны)
Һәр кеше аңлар күк хатасын.
Сүзләр күп, хисләрне әйтмим дә
Бик килә (чынлапмы?!)
Хатымның азагын табасым...
Язылды аталып һәр сәбәп,
Белмим, аңларсыңмы,
Мин яздым, табарсың чарасын.
Ниһаять, тәмамлыйм сүземне
(Күңелдә бушлыкмы?..)
каләмнең бетереп карасын.
***
Бу хатны тапшыру бик мөһим
Тоела...ертыйммы?!
Тапшырам! тик яңгыр туктасын...

Адилә Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев