Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Иман әлифбасы

Иман яңартырга вакыт!.. Лена Шагыйрьҗан шигыре.

Алдан күреп алданулар...
Ышанычлар - җимерек, ватык.
Көя төшкән җаныбызга
Иман яңартырга вакыт!..
Телдән язып, деннән язып,

Яшәгәндә хәвефләнеп,

Изге бер сүз килә телгә,

Шәрехләп үз хәрефләрен...
Таркатсаң да таралмаслык
Бербөтен ул, әйтсәң җыеп:
Төп кануны яшәешнең
Дүрт хәрефкә беткән сыеп:
Иман - Ирек ул иң элек,

Һәм - Мәхәббәт аннан килеп,

Иман - Акыл, Иман - Намус -

Иман әлифбасын белик!..
Калыр җирсез-иманасыз,
Имансызга чыкса бәндә.
Төзәлмәслек чирләр булып,
Җан бушлыгы кайткан тәнгә...
Авызым тулсын иман белән,

Җаным тулсын иман белән.

Иман китерер вакыт җиткән

Һәммәбезгә берәм-берәм!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев