Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илһам Шакиров истәлегенә

Алар безнең, яңа бу заманның, Иң алдынгы сәнгать батыры - Шигърияттә Тукай, Музыкада Сәйдәш, Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.

Нәби ДӘҮЛИ

Җырчыга шагыйрь сүзе

Туган җирең - Сарман ягы,
Дөньяның тын почмагында.
Бөтен Ватан сагышлары
Синең татар җырларыңда.

Туган илгә чын мәхәббәт
Яши синең уйларыңда.
Илһам дигән исемеңә
Лаеклы син җырларыңда.

Гади сүзне син җыр иттең
Йөрәгеңнең кылларында.
Шагыйрь йөри синең белән,
Дустың булып җырларыңда.

Гәрәй РӘХИМ

Юллаучы

Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры -
Шигърияттә Тукай,
Музыкада Сәйдәш,
Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.

Син аларны, син аларны тыңла,
Ваклыклардан әгәр ялыксаң.
Яшәүләре бик тә гади, тыйнак,
Сәнгатьләре бөек, халыкчан.

Болгар-йорттан, Идел-йорттан килгән
Әманәтләр әле сау монда.
Ватандарлык, илгә тугры булу
Горур яңгырый алар моңында.

Алар моңы безнең иң-иң татлы,
Нечкә хисләр булып агыла.
Безнең рухны илтә бара алар
Алга, яңа чорлар ягына.

Чорлар белән чорлар арасында
Мосафирлар алар, юлаучы.
Бүгенгенең бөек гамәлләрен
Киләчәккә таба юллаучы...

Сәхнә...
Җырны кайнар алкыш белән
Халык кат-кат ала чакырып, -
Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,
Юллаучысы - Илһам Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев