Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Идән астында тычкан

Зөләйха Минһаҗеваның балалар өчен шигырьләре.

Идән астында тычкан

Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән.
-------------------

Сәке астында тишек.
Идәндәге бу тишек.
Соры тычканга ишек.
Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән

Песи йоклый сәкедә
Ниләр күрә төшендә
Мәгълүм түгел беркемгә. 
Имеш:
(Сәке астында тишек.
Идәндәге бу тишек.
Соры тычканга ишек.
Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән.

Әби бияләй бәйли 
Тычкан тотмаган песидән
Зарлана, аны әрли:
«Песи йоклый сәкедә
Ниләр күрә төшендә
Мәгълүм түгел беркемгә 
Сәке астында тишек.
Идәндәге бу тишек.
Соры тычканга ишек.
Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән...»

Бияләйләр бабайга 
Бияләйләр кияр дә
Бабай җыеныр ауга.
Әби бияләй бәйли 
Тычкан тотмаган песидән
Зарлана, аны әрли:
-Песи йоклый сәкедә
Ниләр күрә төшендә
Мәгълүм түгел беркемгә 
Сәке астында тишек.
Идәндәге бу тишек.
Соры тычканга ишек.
Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән...

Акбай йоклый ояда.
Йокламый ла, уяу ла.
Ул да җыена ауга.
Бияләйләр бабайга 
Бияләйләр кияр дә
Бабай җыеныр ауга.
Әби бияләй бәйли 
Тычкан тотмаган песидән
Зарлана, аны әрли.
Песи йоклый сәкедә
Ниләр күрә төшендә
Мәгълүм түгел беркемгә 
Сәке астында тишек.
Идәндәге бу тишек.
Соры тычканга ишек.
Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән.

Бөтен ишек алдына.
Ак әтәч сөрән сала:
-Карагыз -, ди ул,- кара!
Болар җыена ауга...
Тишкән тычкан капчыкны,
Түккән бөтен ашлыкны...
Нәрсә карый ул песи,
Нәрсә карый ул Акбай,
Нәрсә карый ул әби
Нәрсә карый ул бабай?...
Акбай йоклый ояда.
Йокламый ла, уяу ла.
Ул да җыена ауга.
Бияләйләр бабайга 
Бияләйләр кияр дә
Бабай җыеныр ауга.
Әби бияләй бәйли 
Тычкан тотмаган песидән
Зарлана, аны әрли:
«Песи йоклый сәкедә
Ниләр күрә төшендә
Мәгълүм түгел беркемгә 
Сәке астында тишек.
Идәндәге бу тишек.
Соры тычканга ишек.
Идән астында тычкан.
Ашарга эзләгәндә 
Ашлык капчыгын тишкән.»

Әкият ары – мин бире.

Әкият ары — мин бире...
Куяннар безгә килде.
Куян, куян кылыйдыр,
Күзе кырын карыйдыр, 
Үзе кәнфит ялыйдыр, 
Үзе торна саныйдыр:
«Торналары унсигез
Очыгыз да китегез,
Әкият ишетегез,
Әкиятем көйледер,
Аны җилләр сөйлидер,
Йокы килсен — дип — безгә,
Кунсын дип ике күзгә,
Әлли-бәлли итсен дип,
Балам йоклап китсен дип.

Әби йомгак чорнаган.

Алгадан — болгадан
Әби йомгак чорнаган.
Йомгагы мамык җептән,
Тарткач өзелеп киткән.
Бер очы тышта калган,
Бер очын тычкан алган.
Ә әби моны күргән,
Сәке астына кергән, 
Бу тычканны тапмакчы,
Җебен кире тартмакчы...
Йомгак бер якта ята, 
Ә әби җепне тарта.
Тарта-тарта чыгарган,
Тычканнан җепне алган,
Әби арыган, талган,
Мамык-җепне ялгаган,
Йомгакны әйләндереп
Өр-яңадан чорнаган.
Алгадан, болгадан,
Әби йомгак чорнаган.
Кем аңламыйча калган,
Сөйлим хәзер яңадан.

Капчыклы аю.

Аю бара лап-лоп
Аркасында капчык.
Капчыгында чүлмәге.
Бал урлаган, күр әле...
Бал урлаган кортлардан,
Корт яшәгән йортлардан.
Кортлар моны күргәннәр,
Арттан куа килгәннәр.
Әй, Аю чәбәләнә,
Аңа кортлар бәйләнә:
«Без-з-з,- диләр дә без-з-з диләр
Балны бирмибез- з-з», диләр.
Балны бик яратасың,
Үзең йоклап ятасың.
Әнә, чәчәкле болын
Кызганмас сиңа балын.
Җыйсаң, чүлмәгең тулыр,
Бал үзеңнеке булыр.
Безнең тирәдә йөрмә,
Кеше балына тимә!
Аю чүлмәкне бирде,
Аннан ары йөгерде.
Ә бал кортлары калды,
Чүлмәкне сырып алды.
Аю җыйды чәчәкләр.
«Алар бал бирәчәкләр»
Чәчәкне тотып саный, 
Берәмләп ялап карый,
Аннары ялый бергә...
Бал тәме килми бер дә.
Йөгерә кире чүлмәккә,
Абына-абына түмгәккә.
Чүлмәген ул тапмакчы,
Балын алып капмакчы...
Килеп җитсә... Ни күрә,
Буп- буш чүлмәге тора.
— Ник моның балы беткән?
Бу бал соң кая киткән?
Буш чүлмәкне күтәреп
Әй, акыра ди аю:
«Кая чүлмәкнең балы, 
Кемнәр ашаган аны?»
Аю бара лап-лоп
Аркасында капчык.
Капчыгында чүлмәге
Ә чүлмәге буш әле.

Дуслар

Камил белән Шамил
Тауга менеп бара.
Камил алга чыкса
Шамил артта кала,
Шамил алга чыкса
Камил артта кала.
Шамил белән Камил
Җитәкләшеп бара.
Тауга менгән чакта
Җитәкләшми кара.
Шамил артта калса
Камил тартып ала,
Камил артта калса
Шамил тартып ала.
Ике малай бергә
Тау башына менә.
Камил белән Шамил
Чын дуслар гомергә!

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев