Иң зур кеше
Шигърият

Иң зур кеше

Рөстәм Мингалим шигырьләре. 15нче августта шагыйрьнең туган көне.

Күпне белгән кеше —

Ул зур кеше була...

Күптән-күптән белгән —

Бик зур кеше була.

Бик зур кешегә дә

Тиң зур кеше була.

Әти-әнидән дә

Зуррак кеше

булмый: Шуны белгән кеше —

Иң зур кеше була!


ХАТАЛЫ ШИГЫРЬ

(Мәсьәлә)

Яуды, яуды,

яугыр яуды —

Атна буе коеп торды.

Бу яугырлы көннәр мине

Бик туйдырды, боектырды.

Яумагырлы көннәр килсә,

Мин балыкка йөрер идем.

...Бу шигырьдә ничә хата?

Үзем әйтеп бирер идем —

Белмим шул.

Ә

кем

белә?


САМОЛЕТ

Кызу барган уңайга,

Очып китте трамвай,

Оча-оча трамвай...

Әй,

трамвай дип инде

Ялгыш кына әйтелде!

Оча-оча самолет,

оча безнең самолет!

Оча-оча биектә —

Кинәт туктадык күктә.

Күктә түгел икәнбез,

Җиргә төшеп җиткәнбез.


БӘЛӘКӘЙ КӨЙМӘ

Көймә үскәч пароход буламы?

Бала соравы

Чишмә агып —

Елга булган.

Елга туктап —

Күл булган.

Көймә китә

Күл буйлап.

Без калабыз кул болгап:

— Сау бул, сау бул, әй, көймә!

Сау бул, бәләкәй көймә!

Йөзә-йөзә үс кенә,

Үсә-үсә йөз генә...

Үсеп зур пароход бул да

Утыртырсың безне дә.


Рөстәм Гали улы Мингалим (1937-2014) — татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Әдип 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы районындагы (хәзерге Келәүле районы) Йолдыз авылында туган.

 


Нет комментариев