Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җиңү парады

Кави Латыйп шигыре.

ҖИҢҮ ПАРАДЫ

Җиңү парадында

җиңүчеләр бара.

Текәлеп,

бирелеп кара.

Сугыш — авыр яра,

сугыш — үлем.

Әмма безнең бәйрәм,

безнең тантана бүген.

Саклап калдык

кешелек җирен,

кешелек күген.

Кешеләрне,

кошларны,

туасы таңнарны,

туасы җаннарны.

Җиңүчеләр даны

йолдызларга китәчәк.

Җиңү көнен

Җиһан үзе бәйрәм итәчәк.

Тугызынчы Май —

кешелек язында

мәңгелек чәчәк.

 

Кави Латыйп (1927—2008)

Шагыйрь һәм прозаик Кави Латыйп хәзерге Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа. 1941 нче елны җидееллык мәктәпне тәмамлый, Батыр авылында урнашкан педагогия училищесының татар бүлегенә укырга керә. Татар бүлегенең укытучылары фронтка китеп беткәч, ул уку­ ын чуваш бүлегендә дәвам итә. Шуңа ул чуваш әдәби телен камил дәрәҗәдә белә. 1944 нче елда армиягә алына, фронтның алгы сы­зыгындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугыштан соң хәрби училищеда укый, өч ел чит илдә разведка офицеры булып хезмәт итә. 1971 нче елда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбиятинститутын тәмамлый. К. Латыйп шигърияттә дә, проза жанрында да нәтиҗәле эшли алган язучы. Аның күпсанлы повесть һәм хикәяләре бар. Казан ханбикәсе Сөембикә турында дүрт поэма яза. Кави Латыйп Чувашстанның Иван Яковлев исемендәге әдәби бүләк иясе. Халыкара Кол Гали премиясен ала. 2008 нче елда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев