Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

15 февральдә татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлилнең (1906 - 1944) тууына 113 ел.

СЕБЕРКЕ ӘКИЯТЕ

(Шигырь Л.Н.Толстойның “Ата белән уллары” исемле әкиятеннән файдаланып язылган)

Борын-борын заман

Булган, ди, бер бабай.

Өч баласы булган,

Өчесе дә — малай.

Тик үзара алар

Тату тормаганнар,

Берсен-берсе һаман

Суккан, хурлаганнар.

Үләр көне җиткәч,

Балаларны бабай

Үз янына дәшкән.

Өчесенә бәйләп

Өч себерке биргән:

«Таратмыйча шуны

Сындырыгыз»,— дигән.

Ә малайлар һич тә

Сындыралмаганнар.

Шуннан бабай бер зур

Себеркене чишкән.

Һәр чыбыкны аерым

Сындырырга кушкан.

Ә малайлар моны

Шундук булдырганнар.

Һәр чыбыкны аерым

Жиңел сындырганнар.

Бабай әйткән:

«Шулай

Аерым яшәсәгез,

Һич оешмасагыз

Һәм берләшмәсәгез,

Дошман сезне җиңел

Сындырыр да ташлар.

Үрнәк алыгыз менә

Себеркедән, яшьләр!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев